Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:41 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:41 , 25.5 °C
22.08.2023
0
Поделиться
Чаллы яңа уку елына әзерләнә
Чаллы яңа уку елына әзерләнә
Чаллы яңа уку елына әзерләнә
Чаллы яңа уку елына әзерләнә

Автокалада быел 8 мәктәп, 7 азык-төлек блогы ремонтланган. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиакберова катнашында Шәһәр Советының партия десанты 23 нче мәктәптә булды һәм 15 нче мәктәпнең азык-төлек блогын карады.

2023 елда "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлар сатып алу" республика программасы кысаларында 7 мәктәптә 107,5 млн сумлык азык-төлек блокларын ремонтлау башкарылды бу - 3, 12, 15, 23, 35, 48, 58 мәктәпләр.

Хәзерге вакытта капиталь ремонт инде тәмамланган. 2 мәктәп кенә калып бара - учреждениеләрдә ремонт бу атнада тәмамланачак. Капиталь ремонттан соң мәктәп ашханәләре үз стилен алачак. Моннан тыш, сигез белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт тәмамлана. Шулай ук быел 2 яңа мәктәп файдалануга тапшырылачак. Бу эш нәтиҗәсендә автокалада балаларны укытуның өченче сменасы кертелми.