Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:41 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:41 , 28.5 °C
12.09.2022
0
Поделиться
Яр Чаллы җылылык сезонына әзер

  Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев аппарат киңәшмәсе барышында хәбәр иткәнчә, чираттагы җылылык сезонына шәһәр энергетика хуҗалыгын, торак фондын һәм социаль-көнкүреш объектларын үз вакытында әзерләү максатларында атна саен шәһәр штабы эшләп килә.

Төп җылылык чыганагы – Яр Чаллы ТЭЦы, 2022/2023 еллар җылылык сезонына әзерләнгәндә, җиһазлар, җылылык, суүткәргеч-канализация челтәрләре, газ белән тәэмин итү һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелгән.