Вторник, 26 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:29 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:29 , 22.5 °C
11.12.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы шәһәре Яңа елга әзер
Яр Чаллы шәһәре Яңа елга әзер
Яр Чаллы шәһәре Яңа елга әзер
Яр Чаллы шәһәре Яңа елга әзер
Яр Чаллы шәһәре Яңа елга әзер
Яр Чаллы шәһәре Яңа елга әзер

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында барлык яңа ел программалары  бушлай була. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

Анда инвалид балалар, аз керемле гаиләләрдәге балалар, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм уку отличниклары, мобилизацияләнгән гражданнар балалары була.

Быел Республика Яңа ел чыршысына Чаллыдан 1053 укучы барачак. Мондый мөмкинлеккә уку, спорт алдынгылары, иҗтимагый тормыш активистлары һәм хәрби операциядә катнашучы шәһәрдәшләребезнең балалары лаек. Алар өчен 25 декабрьдә «Татнефть Арена» боз сараенда бәйрәм чарасы үтәчәк.

Кышкы каникулларда «Яңа ел хыялы» шәһәр хәйрия акциясе уза.

Аның максаты - авыр тормыш хәлендә калган балаларның Яңа ел хыялын тормышка ашыру.