Чаллы курчак театры «Золотое колечко» IV Төбәкара курчак театрлары фестивалендә берьюлы ике номинациядә җиңү яулады. Жюри фикеренчә, "Кроткая" - иң яхшы спектакль дип табылды, шулай ук иң яхшы режиссер эше өчен диплом алды.
Фестивальдә Россиянең 13 әйдәп баручы курчак театры иҗаты бәяләнде.
Спектакльне куючылар: режиссер-куючы һәм инсценировканың авторы - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев (Казан), рәссам-куючы - Денис Токарев (Ижевск), композитор - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Рольләрне театрның әйдәп баручы артисты Егор Митрофанов, Ева Кошкина, Татьяна Салихова, Минзария Туктарова, театрның әйдәп баручы актрисасы Римма Митрофанова башкара.