Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:26 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:26 , 24.5 °C
28.12.2022
0
Поделиться
Nabchelny.ru — “Иң яхшы муниципаль сайт”- 2022
Nabchelny.ru — “Иң яхшы муниципаль сайт”- 2022

XIX Бөтенроссия конкурсында Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты җиңү яулады.

Мәскәүдәге Союзлар Йортында Россия муниципаль академиясенең тантаналы чарасы кысаларында “Иң яхшы муниципаль сайт” 19 нчы Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү булды.

Чара РФ  Федераль Собраниясе Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты, Россия Журналистлар берлеге һәм Россия табигать фәннәре академиясенең Федератив корылыш буенча бүлекчәләре, җирле үзидарә һәм җирле бүлекчәсе һәм коммерцияле булмаган оешмаларның гомуммилли берлеге ярдәме белән узды.

“Шәһәр округының иң яхшы сайты” номинациясендә җиңүче дип Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты танылды.

Җиңүчеләргә һәм лауреатларга бүләкләрне РМА Президенты Александр Айгистов һәм Россия Журналистлар берлеге секретаре Наталья Чернышова тапшырды. Бүләкне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев кабул итте.