Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:15 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:15 , 18.5 °C
30.10.2021
0
Поделиться
Шәһәр ярминкәләренә фермерлар 800 тоннадан артык продукция алып килгәннәр
Шәһәр ярминкәләренә фермерлар 800 тоннадан артык продукция алып килгәннәр
Шәһәр ярминкәләренә фермерлар 800 тоннадан артык продукция алып килгәннәр

30 октябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең 3 мәйданчыгында – Г.Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда, «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә үз эшләрен дәвам итте.

Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм башка муниципаль районнар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең киң ассортименты тәкъдим ителде. Ярминкәләрдә Татпотребсоюз предприятиеләре актив катнашты.

Г. Тукай исемендәге яр буенда узган ярминкә Сарман муниципаль районы оештырган концерт программасы ярдәмендә бәйрәм атмосферасында узды.

Барлыгы 30 млн сумнан артык суммага 800 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.