Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:22 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:22 , 26.5 °C
10.09.2021
0
Поделиться
Шишкин бульварында «Шәп яшәгез» спорт-күңел ачу программасы оештырылды
Шишкин бульварында «Шәп яшәгез» спорт-күңел ачу программасы оештырылды

Бүген Шишкин бульварында «Шәп яшәгез» спорт-күңел ачу программасы һәм «Көз музыкасы» концерт программасы үткәрелде. Чара сәламәт яшәү рәвешен алга этәрүгә һәм көзге сезон башлануга багышланган иде. Тамашачылар «Эврика» мәдәни үзәге аниматорлары белән бергә актив рәвештә күнегүләр ясадылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына викториналарда, флешмобларда, уеннарда катнаштылар. Шәһәрнең «Эврика» мәдәни үзәге артистлары башкаруындагы музыкаль номерлар бәйрәмгә ямь өстәде.

Автозавод районы хакимияте Шишкин бульварында сәхнәне төзекләндерү эшләрен тиз арада һәм сыйфатлы башкарулары өчен Павел Колпаков җитәкчелегендәге «Ресурс Трейд»ка рәхмәтен белдерә.