15 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Сабан туе уза. Шуңа күрә сәгать 7:00 дән 23:30 кадәр 3 проспект ябылып торачак.
— Чулман проспектының Рәис Беляев проспектыннан Вахитов проспектына кадәр өлеше;
— Хәсән Туфан проспектының Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр өлеше;
— Раскольников урамының Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр өлеше.
Шулай ук 5нче санлы автобус маршруты да үзгәрә. Аның схемасы түбәндә күрсәтелгән.