Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 4 млрд 250 млн сум бүлеп бирелде.
65нче микрорайонда төзелүче мәктәп 63% ка әзер. Хәзерге вакытта биредә монтаж эшләре бара. Мәктәптә 306 урынлык актлар залы, зур спорт залы, 612 урынга исәпләнгән ашханә, шулай ук баскетбол мәйданчыгы була.
Объект төзелешенә 1 млрд 950 мең сум акча бүленеп бирелде. Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Белем йорты ишекләрен 1 сентябрьдә ача.