Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:06 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:06 , 21.5 °C
21.08.2023
0
Поделиться
Азатлык мәйданында җәйге лекторий узачак
Азатлык мәйданында җәйге лекторий узачак

23 августта Азатлык мәйданында 18.00 сәгатьтә Юрий Белоусов исемендәге туристлык фестивален оештыручы Александра Белоусова белән очрашу була. Очрашуның темасы: "Татарстанның иң эре турфестиваленең сәхнә арты: тарих, команда, катлаулылык, киләчәк".

Фестивальнең иң зур туры инде якынлашып килә, аның тарихы белән танышырга, быел катнашучыларны нәрсә көткәнен белергә һәм фестиваль оештыручысына турыдан-туры сораулар бирергә вакыт җитте.

 19:00 сәгатьтә Чаллы шәһәре экологисты Эльмира Срурова белән очрашу оештырыла. Очрашуның темасы: "Аңлы куллану". Экология мәсьәләсе безнең илдә генә түгел, ә гомумән дөньяда да кискен тора. Эльмира аңлы яшәү рәвешен ничек башларга һәм ничегрәк әйләнә-тирә мохиткә зыянны киметергә икәнен сөйләячәк.