Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:58 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:58 , 21.5 °C
21.02.2022
0
Поделиться

Иртәгә Сөембикә проспектында чакыру светофоры эшли башлаячак. Димәк, җәяүле үзенә яшел утны мөстәкыйль рәвештә кабыза алачак.

Кнопкалы светофор "Университет" тукталышында җәяүлеләр кичүендә урнаштырылган, шул рәвешле, әлеге объект юл участогында куркынычсызлыкны сакларга мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, төймәгә басканнан соң, кирәкле сигналның кушылуын якынча 10 секунд көтәргә кирәк.