Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:42 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:42 , 28.5 °C
28.01.2022
0
Поделиться
Яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы вазыйфасына Ләйсән Видинеева билгеләнде

Яр Чаллының яшьләр белән эшләү идарәсен Ләйсән Видинеева җитәкләде. Хезмәт эшчәнлеген ул шәһәрнең 1 нче балалар иҗат үзәгенең педагог-оештыручысы буларак башлый, 41 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, Башкарма комитетка билгеләнгәнче «Яшүсмер» яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге директоры вазыйфасын башкарган.

Ләйсән Видинеева шәһәр мэрының, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының, яшьләр белән эшләү идарәсенең рәхмәт хатлары, Башкарма комитет җитәкчесенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Кияүдә, ике баласы бар. Бүген яшьләр белән эшләү идарәсенең яңа башлыгы коллективка тәкъдим ителде.