Шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнә. 28 июньдә Чаллыда 09:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнә: Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр, шулай ук Раскольников урамы буенча Хәсән Туфаннан Рәис Беляев проспектына кадәр.
Хәрәкәтне Яшьләр көнен оештыру һәм уздыру белән бәйле рәвештә чикләячәкләр.