Суббота, 02 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:47 , 5.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:47 , 5.5 °C
09.04.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы предприятиесендә махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен универсаль модуль эшләнелде
Яр Чаллы предприятиесендә махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен универсаль модуль эшләнелде
Яр Чаллы предприятиесендә махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен универсаль модуль эшләнелде
Яр Чаллы предприятиесендә махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен универсаль модуль эшләнелде

Шәһәр Советы депутаты, «Окна страны» компаниясе генераль директоры Рөстәм Гәрәев мэрга махсус операция ихтыяҗлары өчен үз эшләнмәсен тәкъдим итте — хәрби бурычларны уңайлырак үтәү өчен тиз төзелә торган универсаль модульле корылма. Конструкция йокы бүлмәсе, мунча, медицина пункты сыйфатында кулланыла ала.. 

«Болар — тиз төзелә торган термомодульләр, теләсә нинди үлчәмдә төзергә, торак бина, медицина бинасы, санузеллар буларак кулланырга мөмкин. Монтаж 20 минут вакыт ала. Җыелмаган килеш биеклеге ярты метр, теләсә нинди автомобиль прицепында, түбәдә һ.б. ташырга була. Җир астында да, бина эчендә дә монтажларга мөмкин. Бу пластик, череми. Биш модульдән торган сынау партиясен җибәрәчәкбез һәм конструкцияне ничек яхшыртырга кирәклеге турында кире элемтә алачакбыз», — дип сөйләде Рөстәм Гәрәев.

Наил Мәһдиев эшләнмәгә югары бәя бирде: конструкция нык, су үткәрми, җиңел җыела һәм сүтелә, ташу өчен уңайлы, бу модульне кыр шартларында оператив рәвештә җәеп җибәрергә мөмкинлек бирә. Блиндаж-конструктор хәрби хезмәткәрләргә күрсәтеләчәк — мэр үтенече буенча төркем җитәкчелеге сугышчыларны производствога җибәрәчәк, анда алар җыю процессын гамәлдә үзләштерә һәм кирәкле күнекмәләр ала алачак.

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле Яр Чаллы шәһәре даими нигездә безнең хәрби хезмәткәрләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә, күптән көтелгән җиңүне якынайту өчен барысын да эшли. Бу эшмәкәрләрнең, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең, битараф булмаган кешеләрнең махсус хәрби операция зонасына транспорт чаралары, җиһазлар, приборлар җибәрү өчен финанс ресурслары, акча табуында чагыла. «Окна страны» компаниясе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гәрәев ярдәм һәм булышлык күрсәтү өчен барысын да эшли. 

Әлеге мобиль конструкцияләр бушлай нигездә якын арада Россия Федерациясе кораллы көчләренең бер төркеменә озатылачак. Бу — Шәһәр Советы депутатлары, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, битараф булмаган чаллылыларның үз кораллы көчләренә мөнәсәбәтенең ачык мисалы: халык һәм армия бердәм. Хәрби хезмәткәрләребез исеменнән — ә без махсус хәрби операция зонасында еш булабыз — илебез язмышына, хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын лаеклы рәвештә кичерүче һәм Ватанны саклау буенча хәрби бурычны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә битараф булмаган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә», — дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Ай саен биш-алты данәдән торган партия озату планлаштырыла.