Четверг, 04 июня 2026
Һава торышы Хәзер 07:48 , 16.8 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:48 , 16.8 °C
19.10.2024
0
Поделиться
Чаллы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 1000 тонна азык-төлек китерелде
Чаллы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 1000 тонна азык-төлек китерелде
Чаллы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 1000 тонна азык-төлек китерелде

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Строитель» стадионы каршындагы мәйданчыкта, ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территорияләрендә үз эшен дәвам итте. Чаллы халкына 1000 тоннадан артык сыйфатлы ризык тәкъдим иттелде.

Сөт, май, балык, ит ризыкларын, бәрәңге, кәбестә, кишер һәм башка яшелчәләрне шәһәрдәшләр күпләп сатып алды.

Киләсе ярминкәләр 26 октябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.