Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:18 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:18 , 24.5 °C
07.07.2021
0
Поделиться
Яшь Ленинчылар бульварында төзелеш эшләре бара

Хәзерге вакытта төзүчеләр фонтан астына махсус казаннар урнаштыралар. Фонтан соры гранит брусчатка өстенә  урнаштырачаклар, аның үзәгеннән су агымы ике метрга тикле күтәреләчәк.

Тулаем алганда, архитекторлар проект нигезенә «бульвар» сүзенең әһәмиятен салалар – монда торак йортлар арасында шәһәр структурасында булган яшел тукыма сузылачак. Әлеге проект бульвар микрорайонда яшәүчеләрне берләштерергә мөмкинлек бирәчәк: биредә ял итү зонасы, урам китапханәсе, амфитеатр һәм хәтта теплица оештырылачак. Моннан тыш, Яшь Ленинчылар бульварында җәйге кинотеатр да барлыкка килергә мөмкин.