Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:41 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:41 , 21.5 °C
01.09.2021
0
Поделиться
Тинчурин бульварында ишегалды бәйрәме узды
Тинчурин бульварында ишегалды бәйрәме узды
Тинчурин бульварында ишегалды бәйрәме узды
Тинчурин бульварында ишегалды бәйрәме узды

Комсомол районының Тинчурин бульварында чираттагы ишегалды бәйрәме узды. Бәйрәм чарасының кунаклары - РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сагидуллина.

Концерт программасында "Огниво" балалар иҗат үзәгенең иҗат коллективлары катнашты, яшүсмерләр клубларыннан һәм балалар иҗат үзәгеннән педагоглар катнашында декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар оештырылды. Балалар уен мәйданчыгында күңел ачтылар, карусельләрдә, батутларда рәхәтләнеп вакытларын үткәрделәр.

Чарада "10 комплекс" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Захарова Вера ТИҮ активистларына бүләкләр тапшырды. Шәһәр Советы депутаты Ленар Сәлахов ярдәме белән булачак беренче сыйныф укучыларына канцтоварларга 15 сертификат һәм бүләкләр тапшырылды.