Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:28 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:28 , 21.5 °C
11.08.2021
0
Поделиться
«Заман» яшьләр үзәге «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уздыра

Пәнҗешәмбе, 12 август көнне, 16:30 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәге территориясендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында мәктәп укучыларына канцелярия товарлары тапшыру тантанасы узачак.

Акциядә «Челны-Бройлер», Пенсия фонды, ТЭЦ, «Ремдизель», «Домкор», Кою заводы, Чаллы җылылык челтәрләре - шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының эшче яшьләре катнашачак.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашучылар өчен «Заман» яшьләр үзәге һәм Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының Яшьләр советы спорт эстафетасы элементлары һәм иҗади мастер-класслар белән бәйрәм программасы әзерләделәр.

Чараны «Заман» яшьләр үзәге, Автозавод районы хакимияте һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы оештыра.