Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:45 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:45 , 26.5 °C
02.06.2023
0
Поделиться
Чаллы яшьләрен музыкаль фестивальдә көтәләр
Чаллы яшьләрен музыкаль фестивальдә көтәләр

12 июньдә, Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме көнендә, Г.Тукай исемендәге яр буенда «БАТАРЕЙКА» яшьләр музыкаль-инструменталь фестивале узачак. Анда башлап кына килүче башкаручылардан алып профессионалларга кадәр һәр теләгән кеше катнаша ала. Фестивальдә шулай ук коллективлар, ансамбльләр һәм автор-җырчылар чыгыш ясаячак. 

Катнашучы буларак теркәлү өчен, 8 июньгә кадәр теләсә кайсы форматта үзең башкарудагы музыкаль композициянең видеоязмасын "Заман" яшьләр үзәгенең электрон почтасына mczaman@mail.ru җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 57-08-70.