Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:12 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:12 , 28.5 °C
14.06.2023
0
Поделиться
Чаллы яшьләре хәрби-спорт слетына җыена

17-18 июньдә Новый поселогында шәһәребезнең эшләүче яшьләре арасында еллык хәрби-спорт слеты узачак. Слетны ачу тантанасы традиция буенча 17 июньдә 9:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында узачак. Хәрби-спорт слетында 14 кешелек командалар составында предприятие һәм оешмаларның яшь хезмәткәрләр командалары катнашачак. Алар ике көн палаткалы шәһәрчек шартларында яшәп спорт ярышлары һәм иҗади конкурсларда үзләрен сыныячаклар.

Катнашучыларны бай программа көтә: киртәләр полосасы, хәрби стильдәге шәһәрчек, визитка, хәрби җыр конкурсы, беренче медицина ярдәме күрсәтү, автоматлар җыю-сүтү һәм башкалар.

Катнашу буенча гаризалар 15 июньгә кадәр oorm16@gmail.ru электрон адресына кабул ителә.