Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:06 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:06 , 21.5 °C
18.10.2021
0
Поделиться

Бүген, 18 октябрьдә, 12:00 сәгатьтә барлык теләүчеләр өчен аерым керү юлы белән вакцинация үткәрүче яңа мобиль пункт ачылачак. Ул көн саен 12:00дән 19:00гә кадәр эшләячәк.  

Прививканы паспорты, ОМС полисы һәм СНИЛСы булган очракта теләгән һәркем ясый ала. Вакцинация алдан язылмыйча чират тәртибендә уза. Керү өчен QR-код таләп ителми.

Вакцинация үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Процедура беренче катта махсус билгеләнгән урында узачак, анда пациентны карау һәм теркәү өчен урын оештырылачак.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чаллылар вакцинаның икенче компонентын прививканы кайсы поликлинка хезмәткәрләре ясаган, шул поликлинкада алачак.