Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:27 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:27 , 29.5 °C
07.06.2021
0
Поделиться
Чаллы табиблары белән «Мобиль сырхауханә» авылларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә
Чаллы табиблары белән «Мобиль сырхауханә» авылларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә

5 нче шәһәр хастаханәсенең күчмә «Мобиль сырхауханә» комплексы бүген Минзәлә районының Бикбау авылында пациентларны кабул итте. Мобиль сырхауханәләрдә авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Мобиль поликлиниканың төп максаты-авыруларны иртә стадияләрдә һәм риск факторларын ачыклау.

Халык иртәдән үк табибларны түземсезлек белән көтте. Яр Чаллының 5нче сырхауханәсеннән аларга иң тәҗрибәле тар белгечләре -невролог, кардиолог, хирург, гинеколог, эндокринолог һәм уролог җибәрүләре белән уртаклаштылар.

 2021 ел башыннан Чаллы белгечләре Менделеевск районының алты авылында һәм Әгерҗе районының алты авылында яшәүчеләрне карап чыктылар.