Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:06 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:06 , 17.5 °C
01.03.2022
0
Поделиться
Чаллылылар Халыкара туган тел көненә тематик чаралар циклын багышлады

Все фото

Автозавод районында Халыкара туган тел көне уңаеннан тематик чаралар үткәрелде.

25 учреждениедә 26775 укучы өчен Муса Җәлилгә багышланган «Синең батырлыгың гасырлар буена онытылмас!» дип исемләнгән әдәби сәгатьләр, дәресләр һәм хәтер кичәләре, «Татарстан – яраткан төбәгебез: республика халыкларының гореф-гадәтләре» дип исемләнгән сыйныф сәгатьтләре, китапханә дәресләре, «Туган Тел – халык рухы» әдәби-музыкаль композицияләре, интеллектуаль уеннар үткәрелде. Моннан тыш, шигырь укучылар, иншалар, плакатлар, рәсемнәр конкурслары; викториналар, әңгәмәләр, фильмнар күрсәтү, очрашулар, проект эшләрен яклау, төрле акцияләр, «Телем – минем горурлыгым» китап күргәзмәләре оештырылды.

Яр Чаллы – күпмилләтле шәһәр. Туган телне саклауда балаларны халыкларның мәдәни мирасына, аларның рухи кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү зур роль уйный. Яшьләрнең үз халкының гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең дә мәдәнияте белән кызыксынуы һәм танышуы мөһим. Бу үзара аңлашуга һәм хөрмәт итүгә нигезләнгән милләтара дуслыкны ныгыта.