Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:24 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:24 , 20.5 °C
08.08.2022
0
Поделиться
Шәһәр мэры һәлак булган балалар гаиләсенең кайгыларын уртаклашты

Наил Мәһдиев традицион аппарат киңәшмәсен кайгы уртаклашу сүзләреннән башлады. 4 августта Чаллыда чыккан янгын балалар үлеме фаҗигасенә китерә. 

«Әлеге фаҗига һәркайсыбызны тетрәндерде. Мондый фаҗигале очракларда барлык өлкәннәр дә нәтиҗә ясарга тиеш: балаларга һәрвакыт күз-колак булырга кирәк. 90 нчы елларда янгын чыгу очрагын гаиләбездә дә кичердек. Өйдә олы кеше булмаса, минем гаиләмдә дә фаҗига чыгар иде. Шуңа күрә өлкәннәр игътибары балаларга юнәлгән булырга тиеш. Балалар - зур бәхет, аны сакларга кирәк. Йөрәгемдә авырту белән бу кайгыны уртаклашам. Без үз чиратыбызда кирәкле ярдәм күрсәтәбез"—  диде ул.