Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:49 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:49 , 27.5 °C
28.10.2022
0
Поделиться
Шәһәр мэры чаллылыларны Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы көне белән котлады

Все фото

Тантаналар сараенда шәһәрнең автотранспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә багышланган тантаналы чара оештырылды. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Чаллы шәһәре – легендар КамАЗларның туган ягы гына түгел, ә автотранспорт, юл комплексы предприятиеләре дә. Нәкъ менә сез Яр Чаллы шәһәренең заманча йөзен билгелисез. Яр Чаллы юлларның сыйфаты буенча Россия Федерациясенең топ-10 шәһәренә керә. Бу эштә юллар төзүче, төзекләндерүче һәм асфальтлаучы оешмаларның зур казанышы. 8 ел эчендә без бу максатларга төрле программалар буенча 16 млрд сумга якын акча алдык. Бу РФ субъекты өчен зур акчалар. Яр Чаллы шәһәре – эре транспорт компанияләренең башкаласы. Алар бик күп".

Чара барышында юл тармагы ветераннарын һәм белгечләрен мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.