Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:13 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:13 , 27.5 °C
26.08.2021
0
Поделиться
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең алтын юбилярларын котлады
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең алтын юбилярларын котлады
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең алтын юбилярларын котлады
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең алтын юбилярларын котлады
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең алтын юбилярларын котлады
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең алтын юбилярларын котлады

Яр Чаллыда Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган туй юбилярларының тантаналы парады узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. 

Шәһәр мэры гомер буе кулга-кул тотынып гомер иткән чаллылылар белән аралашты, Яр Чаллыда бик күп яхшы матур традицияләр бар, аларның берсе – шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән, үз һөнәрендә, иҗатында, спортта, җәмәгать тормышында билгеле бер биеклекләргә ирешкән шәһәрлеләрне билгеләп котлау, шулай ук Республика көне һәм Шәһәр көне алдыннан туй юбилярлары парады кебек җылы бәйрәмнәр уздыру.

Яр Чаллы шәһәренең тарихы - үзенчәлекле. КАМАЗ 70 нче елларда төзелгән, бу совет халкының зур хезмәт батырлыгы. Чаллы егетләре һәм кызлары иң эре автомобиль заводы һәм шәһәр генә төзеп калмадылар, ә иң мөһиме – ныклы гаилә кордылар. Гаилә кору - зур хезмәт. Ныклы гаилә өчен мәхәббәт, сабырлык, хөрмәт кирәк һәм бу иң яхшы кешелек сыйфатларына сез ия. Бүген сез - гаиләләрегез өчен дә, барлык яшь чаллылылар өчен дә яхшы үрнәк", - диде ул.

Тантаналар сараена бүген дүрт гаилә, шәһәрнең беренче төзүчеләре, үзләренең туганнары һәм якыннары белән бергә килде. Һәр парның бай һәм кызыклы тарихы бар.

Әйтик, Макарцевлар Владимир һәм Нина бөтенсоюз төзелешенә бик яшь чакта килгәннәр һәм аларның мәхәббәт тарихы заводның туристлык слетында башлана. Бүген аларның дүрт оныклары үсеп килә.

Зәкиевлар Хәмзә һәм Фәүзия үз үрнәкләре белән мәхәббәт, хөрмәт һәм түземлекнең мәңгелек кыйммәтләр икәнлеген күрсәттеләр. 

Макаровлар Владимир һәм Галина танышканнан соң бер ай үткәч өйләнешәләр һәм бер-берсенә ягымлы карашлары белән бу хакта бер дә үкенмәүләрен күрсәтәләр.

Чара ахырында шәһәр мэры һәр кешегә рәхмәтен белдерде, чаллылыларны бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.