Пятница, 29 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:45 , 10.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:45 , 10.5 °C
29.01.2024
0
Поделиться
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев җитәкчеләрне бүләкләде

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев автокаланы яңа елга бизәүгә зур өлеш керткән предприятие һәм оешма, территориаль иҗтимагый совет җитәкчеләренә диплом тапшырды. 

Бүләкләнүчеләр арасында Чаллы ТЭЦы директоры Әнвәр Хаҗиев, «Профит» компаниясе директоры Марсель Мингалимов, Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев, территориаль-иҗтимагый совет җитәкчеләре Мәдинә Мөхәммәтҗанова белән Рафилә Нуриева да бар. 

«Без сезнең белән бергәләп шәһәрдәшләребезгә яңа ел рухы тудырдык. Шәһәрнең күп предприятие һәм оешма җитәкчеләре ихластан тырышып эшләде. Барыгызга да рәхмәт», – диде хаким Наил Мәһдиев