Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:08 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:08 , 19.5 °C
31.07.2023
0
Поделиться
Шәфкать туташы геройлар ярышында катнашты
Шәфкать туташы геройлар ярышында катнашты
Шәфкать туташы геройлар ярышында катнашты

Табиб-физкультура диспансерының баш шәфкать туташы Наталья Тугулева «Зөя калкулыгы» курорт-шәһәрендә матур күренешләр һәм гаҗәеп авыр киртәләрдән торган уникаль трасса буенча узучы Татарстанның легендар йөгерешендә катнашты.

Геройлар ярышы - иң көчлеләр һәм кыюлар өчен 10 км араны вакытка йөгерү.  Катнашучылар профессиональ инженерлар һәм тәҗрибәле инструкторлар тарафыннан эшләнгән киртәләр полосасын узалар. Тимер чыбыклы киртәләр, чокырлы-чакырлы кырлар - лаеклы бүләк һәм финишта горурлык хисе, болар маҗараның бер өлеше генә.

Аннан алда Наталья Николаевна Уфада, Казанда, Менделеевскида, Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта, Самарада узган Геройлар лигасында актив катнаша. Шуның өстенә "Геройлар ярышы инструкторы" исеменә лаек ул. Бу ярышта ул инструктор ролендә катнаша һәм Чаллы командасы взводын җитәкләп бара.