5 нче шәһәр хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Илзирә Ибраһимова илнең Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының II Бөтенроссия патриотик җыр фестиваленең гала-концертында Татарстанны тәкъдим итте.
Катнашу өчен гаризаларны 200дән артык кеше җибәргән, сайлап алу бик җиңел булмаган. Республикабыздан финалда бердәнбер башкаручы булып Илзирә Ибраһимова булды.
Масштаблы чара «Измайлово» зур концертлар залында узды. Төрле шәһәрләрдән 20 медицина хезмәткәре туган җир, кешеләргә ярдәмгә ашыгу турында композицияләр башкарды.
Илзирә Ибраһимова Ватанга мәхәббәт, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә һәм мәдәни мирасыбызга хөрмәт турында «Россия» авторлык җырын тәкъдим итте. Ул тамашачыларга илебез өчен бу катлаулы чорда бердәмлекне, ярдәм күрсәтүне һәм теләктәшлекне саклау аның өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын тапшырды. Тамашачылар «Россия» җырын көчле алкышлар белән каршы алды, ә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Анатолий Домников аны патриотик җыр жанрын үстерүгә керткән өлеше һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклавы өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде.