Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:53 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:53 , 21.5 °C
21.04.2021
0
Поделиться

«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллының медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Ярышларда шәһәрнең 20 дәвалау-профилактика оешмасыннан 25 медицина хезмәткәре катнашты. Спорт чарасы «Сәламәтлек 2021» Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Катнашучылар үз көчләрен шәхси зачетта сынап карадылар - ирекле стиль белән йөзү дистанциясе 50 метр тәшкил итте.

Шулай итеп, ир-атлар арасында иң яхшы йөзүчеләр булып түбәндәгеләр танылды: Михаил Андреев (4 нче шәһәр поликлиникасы) – 1 урын; Альберт Ядринцев (Ашыгыч медицина ярдәме станциясе) – 2 урын; Ирек Шәрипов ((Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) – 3 урын.​ 

Хатын-кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: Светлана Артемьева (Сугыш ветераннары өчен госпиталь) – 1 урын; Олеся Кулагина (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) – 2 урын; Светлана Сөнгатуллина (Йогышлы авырулар хастаханәсе) – 3 урын.​ 

Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.