Понедельник, 01 июня 2026
Һава торышы Хәзер 02:08 , 9.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:08 , 9.5 °C
18.12.2023
0
Поделиться
Шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев балаларга бүләкләр тапшырды

«Теләкләр чыршысы» акциясе иң якты хыялларны тормышка ашырды. Чаллы да әлеге акциягә бик теләп кушылды.

Наил Мәһдиев 4 яшьлек Даринага зур курчак һәм уенчык коляска бүләк итте. 

«Чит балалар булмый! Алар барысы да безнеке! Без бүген искиткеч матур бәйрәмгә җыелдык. «Асылташ»тагы һәр балага мәхәббәтебезне, йөрәгебез җылысын бирәсебез килә. Мин бүген бу балалаларга һәм яшүсмерләргә могҗиза бүләк итә алуыбыз белән бәхетлемен. «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылган коллегаларыма чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Сез бик зур һәм мөһим эш башкарасыз. Барыгызның да кәефе күтәренке. Башкача була да алмый: сез – балаларның иң зур хыялларын тормышка ашыручылар бит! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм», – дип сөйләде ул.

«Асылташ» социаль үзәгендә тәрбияләнүче балалар да төрле һөнәрләргә ия. Килгән кунакларга матур тамаша күрсәттеләр. Депутатлар берәм-берәм балаларны сәхнәгә чакырып, бүләкләр тапшырды.