Шәһәр Советы депутаты Әлфинур Галиәкбәрова Яңа ел алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, концлагерь тоткыны Валентина Егоровна Сухарева-Филиппованың теләген үтәде.
Әлфинур Галиәкбәрова өч ел Бөек Ватан сугышы
ветераны Валентина Егоровнаның кураторы булып торды. Ул үзенең шигырьләр җыентыгын чыгарырга хыялланды. Аның хыялы тормышка ашырылды.