13 апрельдә Казанда «Татарстан бизнесының киләчәге: пассионарлык, технологияләр һәм клиентлар очрашуы» дигән көндезге интенсив мастер-класс узачак. Чараны халыкара эксперт Гарретт Джонстон – катлаулы икътисадый базарлар өчен коммерция һәм маркетинг стратегияләре белгече үткәрәчәк. Чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты буенча үткәрелә.
Мастер-класс заманча икътисадның төп чакыруларына һәм технологик трансформация шартларында бизнесны үстерү мөмкинлекләренә багышланачак, компанияләрнең стратегик идарәсенә һәм конкурентлыкка сәләтенә игътибар юнәлтеләчәк. Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүгә аерым басым ясала.
Үткәрү урыны: Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк (Спартаковская ур., 2 нче йорт).
Вакыты: 13 апрель, 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр.
2026 елның 12 апрелендә сәгать 12гә кадәр сылтама буенча алдан теркәлү шарты белән катнашу бушлай.
Оештыручылар: Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм «Халыкара программалар дирекциясе» АКБО.