Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:27 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:27 , 21.5 °C
16.06.2023
0
Поделиться
Кечкенә футболчылар зур нәтиҗәләр күрсәтәләр

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы белән Комсомол районында ишегалды футболы буенча ярышлар оештырыла. Бүген Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов катнашында 4, 10 мәктәпләр спорт мәйданчыкларында ярышларны ачу тантанасы булды.  Ишегалды футболының ярымфиналына юллама өчен 12 команда көрәшә.

Ярымфиналга 6 команда чыкты. Киләсе уен 21 июньдә 10 нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгында узачак. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм татлы бүләкләр алдылар.

23 июньдә финал очрашулары һәм җиңүчеләрне бүләкләү "Төзүче" стадионында оештырыла.