Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:08 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:08 , 27.5 °C
13.08.2022
0
Поделиться
Автозавод районында җәй
Автозавод районында җәй
Автозавод районында җәй

Яшь ленинчылар бульварында, Җиңү паркында яшь чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен чаралар узды.

Шаян клоуннар «Көмеш тәңкә»  удмурт уены  белән таныштырды, шулай ук «йомырка белән йөгерү» татар халык уенын уздырды.

«Заман» яшьләр үзәге хезмәткәрләре шәһәр һәм Республика көненә багышланган "ТatarQuest" интерактив квизы үткәрделәр. Чара барышында квизда катнашучылар шәһәр төзелеше тарихы, республика һәм шәһәр үсешенә аерым өлеш керткән шәхесләр турында белделәр, шулай ук төрле интерактивларда актив катнаштылар. Биремнәр олыларга да, балаларга да кызыклы булды. Барлык катнашучылар да шәһәр символикасы төшерелгән призлар алдылар.