Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:01 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:01 , 19.5 °C
07.04.2023
0
Поделиться
Ленар Әхмәтҗанов Комсомол районы башлыгы вазифасына тәкъдим ителде

Яр Чаллы хакимиятендә Комсомол районы башлыгын сайлау буенча комиссия утырышы үтте. Әлеге вазифага 3 кеше дәгъва кылды. 2 ир-ат һәм 1 хатын кыз. Аларның исемнәре бүгенге көнгәчә сер итеп сакланды.

Район башлыгы итеп шәһәр хакимиятендә хокук идарәсен җитәкләгән Ленар Әхмәтҗанов тәкъдим ителде. Аңа 36 яшь. Баулы районының Кызыл-Яр авылында туып үскән. Казан дәүләт университетында юрист һөнәрен үзләштергән. Башкарма комитетта 2008 елдан бирле эшли. 2015 елдан хокук идарәсе башлыгы вазифасын башкарды. Өйләнгән, ике баласы бар.