Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 22:22 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:22 , 22.5 °C
16.08.2023
0
Поделиться
"Кызыл тау" мәдәни үзәге "Җәйнең якты төсләрен" тәкъдим итте
"Кызыл тау" мәдәни үзәге "Җәйнең якты төсләрен" тәкъдим итте
"Кызыл тау" мәдәни үзәге "Җәйнең якты төсләрен" тәкъдим итте
"Кызыл тау" мәдәни үзәге "Җәйнең якты төсләрен" тәкъдим итте

15 августта «Кызыл Тау» мәдәни үзәгенең җәйге сәхнәсендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында «Августның якты төсләре» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чарага Үзәк районы хәрбиләренең гаиләләре чакырылган иде.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы чаллылыларның гаиләләренә шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан бүләк сертификатлары тапшырылды. Сертификатларны 308 бала алды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов чыгыш ясады. 

"Безнең сугышчылар инде һәрберебез өчен геройга әйләнде, без илебезнең бөтенлеген саклау буенча хәрби бурычын лаеклы һәм намус белән үтәүче чаллылылар белән горурланабыз. Сезнең гаиләләрегезгә ярдәм итү безнең бурычыбыз", - диде ул.

Чаллылылар үз чиратында республикага, шәһәргә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә даими игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.