Суббота, 02 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:47 , 5.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:47 , 5.5 °C
09.04.2026
0
Поделиться

Компенсация календарь ел дәвамында полис гамәлдә булган чорга бер транспорт чарасы өчен генә бирелә. Иминият полисында инвалидның үзе яки аның законлы вәкиле белән бергә өчтән артык булмаган йөртүче күрсәтелергә мөмкин. Төп шарт — транспорт чарасының медицина күрсәтмәләре буенча булуы, бу мәгълүмат индивидуаль реабилитация һәм абилитация программасында күрсәтелергә тиеш.

«Түләү алу процессы максималь дәрәҗәдә гадиләштерелгән. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге компенсацияне гаризасыз тәртиптә, Федераль инвалидлар реестрыннан һәм Социаль тәэминатның Бердәм дәүләт мәгълүмат системасыннан алынган мәгълүматлар нигезендә билгели. Моның өчен ОСАГО килешүендә иминиятләндерүченең яки транспорт чарасы хуҗасының СНИЛС номеры мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш. Түләү билгеләнгән көннән алып өч эш көне эчендә гражданга әзерлек турында хәбәрнамә җибәрелә», — диде Татарстан Республикасы буенча РФ СФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Әгәр түләү гаризасыз тәртиптә килмәсә, гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирергә мөмкин. Моны полис гамәлдә булган бөтен чор дәвамында «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша, яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы буенча РФ СФ бүлегенең клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә эшләргә була. Гаризага ОСАГО иминият полисын, транспорт чарасы сатып алу өчен медицина күрсәтмәләре барлыгы турында бәяләмә кертелгән индивидуаль реабилитация программасын, шулай ук акча күчерү өчен счет реквизитларын кушарга кирәк.

Компенсация бирү турында карар гариза теркәлгән көннән алып биш эш көне эчендә кабул ителә, шул ук вакыт эчендә акчалар гариза бирүченең счетына күчерелә.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәтләр турында тулы һәм ышанычлы мәгълүматны учреждение сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар бердәм элемтә үзәге операторларына мөрәҗәгать итә ала — 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли — 24/7, шалтырату бушлай).