Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:53 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:53 , 17.5 °C
19.04.2021
0
Поделиться
«Динамо-Чаллы» командасы волейбол буенча I лига Россия чемпионатында өченче урынны алды

Яр Чаллыда I нче лига Россия чемпионаты финалы - 2020-2021 еллар сезонында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы ачык чемпионаты узды. Уеннар 11 нче мәктәпнең спорт залында үтте. 

Җиңүче булып Казанның «Fix» командасы танылды.

Бүләкләү тантанасында Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, шәһәр Волейбол федерациясе рәисе һәм башкарма директоры Игорь Чернышев һәм Сергей Волобуев, Яр Чаллы «Динамо» шәһәр Советы Рәисе урынбасары Александр Питиримов һәм 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Светлана Комарова катнашты.