Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:34 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:34 , 19.5 °C
22.09.2025
0
Поделиться
Яр Чаллы автомәктәбе командасы ярышларга юл тотты

Яр Чаллы автомәктәбе командасы үзенең остазы белән берлектә Выборг шәһәренә юл тотты, биредә 22 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр автомногоборье буенча Бөтенроссия беренчелеге узачак.

Быел яз айларында безнең шәһәрдәшләребез республика конкурсында 1 урын яулап, Яр Чаллыда иң көчле белгечләрне әзерләүләрен исбатладылар. Әлеге кубок һәм Татарстан чемпионнары исеме федераль дәрәҗәдәге ярышка юллама бирде.

Чаллылылар оста итеп машина йөртәләр, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр һәм медицина ярдәме күрсәтә алалар.