Среда, 27 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:59 , 14.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:59 , 14.5 °C
09.12.2024
0
Поделиться
Балаларны Чыршы бәйрәмнәрендә көтәләр

Шәһәрнең иҗат коллективлары балалар өчен татар һәм рус телләрендә 4 тамаша әзерләде. 17-25 декабрьдә 8488 бала (уку алдынгылары, активистлар) хаким чыршысына чакырыла. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.

25 декабрь көнне Казанда махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен республикакүләм чыршы бәйрәме үткәрелә. Анда Чаллыдан 10-17 яшьлек 1200 бала катнаша. 

Мәктәпләрдә барлык чыршы бәйрәмнәре бушлай булачак.