Юлия Кукаркина җитәкчелегендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенең «Балачак» хоры «Битва хоров» Бөтенроссия конкурсы финалисты булды, алар Россиянең иң көчле 10 коллективы арасында 3 нче урынны яуладылар. Конкурска барлыгы мең ярым гариза барып ирешкән.
Бөтенроссия конкурсының финалы 12 июньдә Кызыл мәйданда узды. Чаллылыларга бүләкне Мәскәү Кремленең төп сәхнәсендә РФ халык артисты Николай Басков тапшырды.