Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:28 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:28 , 11.5 °C
19.05.2023
0
Поделиться
Kazan Forum: Чаллыда Үзбәкстан өчен техника җитештереләчәк

Казанда уза торган «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы эшендә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова катнаша. "Хайер Электрикал Эпплаенсис РУС" компаниясенең генераль директоры Чженьхуа Сунь һәм "Гудзон" (Үзбәкстан, Ташкент) ваклап сату челтәре хуҗасы Умидбек Ваисов форум кысаларында «Хайер Электрикал Эпплаенсис Рус» компаниясе һәм Үзбәкстаннан GOODZONE TRADING компаниясе арасында көнкүреш техникасы җитештерү турында килешү имзаладылар. Чаллыда җитештерелә торган суыткычлар, кер юу машиналары, туңдыргыч камералар һәм башкалар Үзбәкстанга җибәреләчәк.