Четверг, 14 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:29 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:29 , 20.5 °C
28.04.2023
0
Поделиться
Хәсән Туфан проспекты юлында ремонт эшләре 28% башкарылган

Хәсән Туфан проспекты юлында ремонт эшләре кайный. Юлның Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр өлеше төзекләндерелә. Ремонт 28 проөентка әзер, ди белгечләр. Асфальт җәюдән тыш, җәяүлеләр юллары да ясыйлар. Алар 3 метр киңлектә. Велосипедчыларныкы - 2 метрлы. Моннан тыш, 137 яктырткыч урнаштырачаклар, 6 светофор һәм 4 автобус павильоны куячаклар. 

"Автомобиль юллары" предприятиесе директоры Марат Анисимов: "Бу - Чаллының үзәк урамнарының берсе. Мәйданга таба баручы юл. Аның өске катламы таушалган, чокыр-чакырлы иде. Хәрәкәт итүе дә куркыныч иде. Әлеге юл идеаль булырга тиеш", - ди.

9нчы май бәйрәменә эшләр туктатылып торачак. Яр Чаллы Сабан туена, 17 июньгә кадәр, өске катлам асфальт җәелеп, яктырткычлар урнаштырылачак. Юлны тулысынча 25 сентябрьгә ясап бетерергә планлаштыралар.