Бөер синдромлы геморрагик бизгәк ел әйләнәсе теркәлә, ләкин иң күп очраклар яз һәм көз айларына туры килә. Авыручылар санының артуы инфекция чыганагы булып торган тычкансыман кимерүчеләрнең санына һәм активлыгына турыдан-туры бәйле. .
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк вирусы кимерүчеләр тарафыннан селәгәй, тизәк белән әйләнә-тирә мохиткә бүленеп чыга. Вируслы тузан сулау, вирус булган ризык һәм су куллану аша авырырга мөмкин. Көзге чорда авыручылар санының сезонлы артуы ихтимал, шуңа күрә профилактика чараларын үтәүне дәвам итәргә кирәк: биналарны дезинфекцияләүче чаралар кулланып һәм шәхси саклану җиһазлары киеп кенә юешләп җыештырыгыз; ризыкларны кимерүчеләр керә алмаслык савытларда саклагыз; ашаганчы, участокларда эшләгәннән соң, бәдрәфтән соң һәм ризык әзерләгәнче кулларыгызны юыгыз; кимерүчеләрне юк итү чараларын системалы рәвештә үткәрегез; бакча-дача участокларын, коттеджларны һәм аларга якын территорияләрне канәгатьләнерлек санитар хәлдә тотыгыз.