Конференция кысаларында бүләкләү тантанасы да узды.
Бүген «Адымнар-Чаллы» 59 нчы полилингваль гимназиясендә «Беренчеләр хәрәкәтенең» икенче конференциясе узды. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты.
«Беренчеләр хәрәкәтенең» Чаллыдагы җитәкчесе Константин Мамаков чыгыш ясады. Хәрәкәтнең үзенчәлеге, әһәмияте һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.