Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:33 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:33 , 19.5 °C
27.12.2022
0
Поделиться
Яңа ел алдыннан чирләмәс өчен ни эшләргә кирәк
Яңа ел алдыннан чирләмәс өчен ни эшләргә кирәк
Яңа ел алдыннан чирләмәс өчен ни эшләргә кирәк

Узган атнада гына Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау учреждениеләренә ОРВИ һәм грипп билгеләре булган 7,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 71е грипп диагнозы куелган.

Авыруның төп симптомнары - югары температура, коры йөткерү, мускул һәм буыннар авыртуы.

Төп киңәш – кешеләр күпләп йөри торган урыннарда булмаска. Андый мөмкинлек юк икән, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк – битлек кию, антисептик куллану, социаль араны сакларга кирәк.  Шулай ук, күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәләрне ешрак җилләтергә кирәк.

Вакцинация һәрвакыт иң ышанычлы юл. Елена Кәримова моның турында: “Сез  әле прививка ясарга өлгерәсез, гриппка каршы иммунитет вакцинадан соң ике атна узгач формалаша. Прививка эффектив һәм куркынычсыз”.

Табиблар ассызыклаганча, әгәр кеше авырып киткән икән, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә, эшкә яки кунакка йөрергә кирәкми. Үз поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Поликлиникалар бәйрәм чорында эшлиячәк. Бәйрәм көннәрендә 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә  кадәр педиатрлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары кабул итәчәк. 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр табибларны өйгә чакырып булачак.

Аерым график буенча табиб-офтольмолог, лор-табиблары, рентгенологлар эшлиячәк. Аларның төгәл эш графигы соңрак бастырылачак.

Табиблар яңа ел бәйрәмнәреннән соң авыручылар саны артыр дип фаразлый. Шулай ук, белгечләр әйтүенчә әлеге тенденция февраль ае ахырына кадәр барачак: “Авырулар саны кимү турында әлеге вакытка сүз бармый.Февраль ае ахырында авыручылар саны кимиячәк. Шул рәвешле кышкы чорда  эпидпроцесс бара”, – дип уртаклашты Айгөл Борһанова.