Ел нәтиҗәләре буенча балаларны һәм яшьләрне бүләкләүнең популяр формасы – Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм белән котлавы. Президент чыршысына 801 укучы киләчәк. Аның форматы үзгәрәчәк, 1-4 сыйныф укучылары өчен чыршы 23 декабрьдә була. 5-11 сыйныф балалары өчен президент чыршысы 25 декабрьдә узачак. Президент чыршысына Бөтенроссия һәм республика конкурсларында, олимпиадаларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмалар активистлары, мобилизацияләнгән гражданнарның балалары чакырыла.
Укучылар кышкы каникуллар чорында, 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр кышкы ялда була алачак. Шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган 618 Яңа ел тамашасы планлаштырылган. Мәктәпләрдә барлык чыршылар да бушлай булачак. Шәһәр Советы инициативасы белән кышкы каникулларда «Яңа ел хыялы» хәйрия акциясе узачак. Акция ярдәмендә ел саен авыр тормыш хәлендә булган балаларның яңа ел хыяллары чынга аша. Акция бердәмлек ярминкәләрен уздырудан һәм макулатураны тапшырудан алынган акчалар хисабына үткәреләчәк.