Вторник, 26 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:11 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:11 , 22.5 °C
16.12.2024
0
Поделиться
Чаллыда яңа ел чорында янгын куркынычсызлыгын арттырачаклар

Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев белән традицион аппарат киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Раил Нәҗмиев доклад белән чыгыш ясады.

Ул учреждениеләрдә һәм оешмаларда, кешеләр күпләп булган объектларда яңа ел чараларын үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында хәбәр итте.

20 декабрь көнне «Азатлык» мәйданында шәһәрнең үзәк чыршысы утларын кабызачак. Чарада Эчке эшләр органнарының 75 хезмәткәре җәлеп ителә.