Татарстанда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018 елдан бирге үткәрелә һәм гаилә традицияләрен саклау, буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Муниципаль этапка эшләрне кабул итү 23 апрельгә кадәр (шул көнне кертеп) дәвам итәчәк. Конкурс материаллары 15 нче Балалар иҗаты йорты музеенда Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә — рус яки татар телендә кабул ителә. Конкурс турындагы тулы нигезләмә белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының һәм ТР Дәүләт архивының рәсми сайтында танышып була.
Сораулар өчен телефон: 8-962-565-52-67 (Татьяна Александровна).